This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
«Кесәң калынайган саен күңелең тараймасын»
Гошер бирергә онытмаска иде.
Безнең мәхәллә бабаларыбыз гошер бирүнең бик күп саваплы
булуына өметләнәләр.
Үткән елда уңыш аз булса да, гошерен чыгардылар.
 
Бу эштә бик актив катнашучылар:
Салихҗан Булатов,
Гөлсинә Касыймова,
Рәисә Уразмәтова,
Фәрит Булатов,
Гайсә Рәхмәтуллин,
Сәйфулла Касыймов,
Хәбибулла Касыймов,
Галиулла Мамышев,
Шамил Мамышев,
Мөхәммәдрасих Абушманов,
Якуп Субеев,
Җәүһәр Бәхтиева,
Әминә Сафиева.
 
Гошер сәдакасын дини уку йортларында белем алучы
шәкертләребезгә җибәрдек.
Һәр кешегә никадәр генә булса да гошер бирү фарыз, дип санала.
Мәхәллә бабаларыбызга бик зур рәхмәт!
Малларыбыз бәрәкәтле булсын. Кесәң калынайган саен күңел
тараймасын. Күңел канәгатьлеге , җан тынычлыгы – бу нәрсәләрне
бөтен дөньяның мөлкәтенә дә сатып ала алмыйсың.
Бәхет - ул Раббыңның хак юлында изгелек кылып, дөньяда җан
тынычлыгын табып, Әхыйрәттә мәңгелек бәхеткә ирешүдә.
 
Иске Мәчәләй авылының
“Үзәк” мәсҗиде рәисе
Шамил МАМЫШЕВ.

Хәбәрләр

«Татар театры башкалардан талантлырак, кызыклырак булса гына җиңә ала»

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниевның ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ясаган чыгышын тәкъдим итәбез.

Намаз

“Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!” диеп кенә, Намазлыгын идәнгә Пөхтәләп җәеп кенә, Бабам укый Намазны Кәләпүш киеп кенә.

Рәшит хәзрәт Йосыпов: «Миңа өшкертергә килүчеләрнең 90 проценты – хатын-кызлар, чөнки алар арасында хөсетлек, үчлелек зур»

Ульян шәһәрендә яшәүче Рәшит хәзрәт Йосыпов – халык табибы да. Ул Сүриядәге ике ислам уку йортын тәмамлаган. 10 ел инде өшкерү белән шөгыльләнә. Соңгы вакытта Инстаграм сәхифәсендә «туры элемтә»ләр уздыра, онлайн вәгазьләр укый. Социаль челтәрләрдә аны иң яхшы өшкерүчеләрнең берсе дип тәкъдим итәләр. Рәшит хәзрәт белән замана зәхмәтләре турында сөйләштек.

Әбзалетдин кызы Дания Алиәкбәровага – 85 яшь!

Дания апа Мулла авылында тугыз балалы гаиләдә туып-үсә. 1953 елда авыл мәктәбен тәмамлагач, Камышлы педагогия училищесына укырга керә. 1957 елда үз авылына укытучы булып эшкә кайта һәм 35 ел шушы вазифаны башкара.

1 из 207