This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
Һәммәбезгә Рәсүлебез шәфәгатен насыйп итсәң иде
 
 
 
Иске Мәчәләй авылының “ Үзәк” мәсҗидендә Мәүлед бәйрәмен үткәрдек.
Мәүледне хөрмәтләп, туганнарны, дус-ишләрне җыйдык. Хатын- кызларның да саны
унбишкә җитте.
Мәхәллә картлары һәм яшьләре дә бик актив катнаштылар. “Кешелек тарихында,
Мүхәммәд Пәйгамбәр с.г.в. кебек, бик күпләрнең мәхәббәтен казанган башка
берәүне табып булмый”,- дип башлап җибәрдем сүземне. Кыскача Мүхәммәд
Пәйгамбәр с.г.в.нең тормышын сөйләп киттем.
Фәрит Булатов, Сәйфулла Касыймов Мәүлед мөнәҗәтләрен көйләделәр.
Дамир Муратов Мүхәммәд с.г.в. кичергән авырлыклар турында сөйләде.
“Пәйгамбәребез с.г.в. турында күбрәк белгән саен йөрәкләребездә аңа карата
булган мәхәббәт хисе арта бара, аның белән рухи бәйләнеш булуны без ныграк
тоябыз һәм аннан башка тормышыбызның төссезләнүен сизәбез“, - диде мәсҗид
имамы Галиулла бабай Мамышев.
Пәйгамбәр с.г.в.тормышының һәр мизгелендә без югары кыйммәтләрнең камиллеген
күрәбез. Ул яхшы холыкка ия булуның иң матур үрнәге булып тора.
Мәүлед укыганда, барыбыз да салаватларны әйтеп утырдык. Тәмамлагач, Коръән
аятьләре укып, салаватлар әйтеп, хата- кимчелекләренә гафу сорап, барча
әрвахларга дога кылдык.
Сөекле Пәйгамбәребез с.г.а.нең туган вакытын бәян иткән касыйдәсен укучыларга
һәм тыңлаучыларга Пәйгамбәребез с.г.в. шәфәгатен насыйп итсәң иде!
Шушы яман чирләрнең авыруы кермәсен иде, Аллаһының ярдәме белән, киләчәктә
дә шушындый хәерле мәҗлесләрне күрергә һәм үткәрергә насыйп итсәң иде!
 
Вәссаләәтү вәссәләәмү галә расүүлилләһ үә галәә әәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн,
Шамил Мамышев.
Иске Мәчәләй авылы.

Хәбәрләр

В Израиле отправился в Мир Иной бывший редактор еврейских передач "Радио-7 из Самары" Зиси Вейцман

Умный был мой друг. Интеллигент. Писатель. Поэт. Хороший семьянин. Отменный воспитатель. Мы с ним были всегда открыты. Я его уважал, как талантливого человека. Даже в годах у него сохранились детские черты.

Иман сүзен оныттырма

Илаһым, сорыйм синнән Җиңел кылгыл хисабымны Кыямәт көне булганда Кулыма бир Китабымны.

Татарча сөйләшә торган курчакларның беренче үрнәкләре чыккан «Гомәр» белән «Гөлбикә» балалар бакчаларына да кайтарылачак.

Татарча сөйләшә торган курчакларның беренче үрнәкләре чыккан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә проект авторы Эльза Хөснетдинова сөйләде. Милли киемнәрдәге Гомәр һәм Гөлбикә исемле курчаклар 12-13 җөмлә әйтә. Малайны — малай, кыз курчакның сөйләмен кыз яңгырата. «Проектның мәгънәсе шул: кечкенәдән баланы милли мохиткә җәлеп итү, баланың татар телен өйрәнүгә кызыксынуын уяту өчен», — диде Эльза Хөснетдинова.

“Һәр бала өчен ишекләребез ачык”

Телләр өйрәнергә бервакытта да соң түгел. Мин – 80нче елларда Казан мәктәбендә белем алган татар кешесе. Ул елларда ана теле җиденче дәрес булып кына керә иде. Билгеле, нигездә, урысча аралашабыз. Укытучыларыбыз Наҗия Сәлаховна, Туйгөл Зиннәтовна йогынтысы зур булды безгә

1 из 201