Аллаһыны танымаган кешеләргә нәсыйхәт бирү тамырсыз агачка су сибү кебек
Аллаһ Раббыбыз безгә пәйгамбәрләр җибәрде, китаплар иңдерде, хикмәт ияләрен җибәрде, һәммәбезгә шуларның нәсыйхәтләрен, сүзләрен хикмәт белән тормышта куллануыбыз зарур.
Балаларыбыз әхлаклы булсын өчен, иң әүвәл Аллаһны таныту зарур.
Мәшһүр татар дин әһеле Ризаэддин бине Фәхреддин: "Динсез тәрбия - тәрбиясезлек", - дигән.
Аллаһны танымаган кешеләргә нәсыйхәт бирү тамырсыз агачка су сибү кебек.
Бөек Раббыбыз әйтә:
«Яхшы сүз (иман) тамыры җирдә, ботаклары югарыда булган нигъмәт агачына охшаган. Ул агач Раббыңның рәхмәте илә һәрвакыт җимеш бирә" ("Ибраһим" сүрәсе, 24-25 нче аять).
Аллаһы Тәгалә калган гомерләребезне хәерле гомерләрдән кылып, телләребезгә, күңелләребезгә сабырлыклар биреп, Үзе риза булырлык итеп үтүләребезне насыйп итеп, актык урыннарыбызны җәннәттә кылса иде.
Әмин.
Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ.
«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниевның ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ясаган чыгышын тәкъдим итәбез.
“Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!” диеп кенә,
Намазлыгын идәнгә
Пөхтәләп җәеп кенә,
Бабам укый Намазны
Кәләпүш киеп кенә.
Ульян шәһәрендә яшәүче Рәшит хәзрәт Йосыпов – халык табибы да. Ул Сүриядәге ике ислам уку йортын тәмамлаган. 10 ел инде өшкерү белән шөгыльләнә. Соңгы вакытта Инстаграм сәхифәсендә «туры элемтә»ләр уздыра, онлайн вәгазьләр укый. Социаль челтәрләрдә аны иң яхшы өшкерүчеләрнең берсе дип тәкъдим итәләр. Рәшит хәзрәт белән замана зәхмәтләре турында сөйләштек.
Дания апа Мулла авылында тугыз балалы гаиләдә туып-үсә. 1953
елда авыл мәктәбен тәмамлагач, Камышлы педагогия училищесына
укырга керә. 1957 елда үз авылына укытучы булып эшкә кайта һәм 35
ел шушы вазифаны башкара.