This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Исламда шигырь һәм музыка тыелмаган

Пәйгамбәребезгә Аллаһы Тәгалә иңдергән изге китап - Коръән Шәрифтә рифмалы чәчмә әсәр формасында тезелгән аятьләр күп. Рәсүлебезнең шигырь тыңларга яратканлыгы хакында хәдисләр белгече Сәхыйх Бохари түбәндәгеләрне әйтә:

  • Хәсәннең шигырьләрен тыңлагач, Рәсүлуллаһ:

"Тагын сөйлә, Җәбраил фәрештә синең белән", - дигән.

Рәсүл үзенең хатыннары белән бергә җыйналып, аларның берәрсеннән шигырь укытып, тыңларга яраткан.

Бер шагыйрь түбәндәгеләрне әйтә:

- Рәсүлуллаһ мәҗлесендә йөз мәртәбә булдым. Шул мәҗлесләрдә сәхабәләр шигырь сөйлиләр, җаһилият гасырында булган вакыйгаларны фикерлиләр, Рәсүлуллаһ шуларны тыңлый.

Бу шигырь сөйләгән мәҗлесләр кайда булган соң? Мәчеттәме, башка җирдәме? Безгә билгеле булганча, шигырьләрне шагыйрьләр мәчеттә укыганнар. Бу хакта хәдисләр җыйнаучы һәм өйрәнүчеләрдән булган мәшһүр галимнәрнең берсе -Әхмәд бине Хәнбәл мондый сүзләрне әйтә:

  • Мәчеттә Хәсәннең шигырь укыганын күреп, хәзрәте Гомәр кабул итмәгән сымак: "Мәчеттә шигырь әйтәсеңмени?" - дигәч, Хәсән: "Мин бу урында синнән изге кеше хозурында да шигырь әйтәдер идем", - дип җавап биргән.

Димәк, Рәсүл яшәгән вакытта мәчеттән намаз укып кына таралмаганнар.

Көйләр көйләү, музыка коралларында уйнау һәм уеннарның тавышларын тыңлауны да хәрам һәм мәкруһ (начар күрелгән) дип дәгъва итү кыен, чөнки Коръән һәм сөннәттә уйнау һәм уен тавышларын тыңлау хәрам булу хакында сүз юк.

Мәшһүр мәзһәбләрнең башлыклары булган имамнардан да бу хакта ачык сүзләр барлыгы беленми.

Рәсүлуллаһ хәзрәтләренең гает көннәрендә, туй вакытларында уен уйнауны тыймаганлыгы ачык билгеле. Бу хакта хәдис өйрәнүче галимнәрнең иң мәшһүрләреннән булган Сәхыйх Бохари күп яза.

Уен коралларында уйнау, җырлау һәм тыңлау Ислам динендә тыелмаган. Бу нәрсәләрне тыючыларның сүзләре дә шундый бозык әйберләрне күз алларында тоту сәбәпле булса кирәк.

Галим Зәйдан Жоржи (1861-1914) үзенең "Ислам мәдәнияте тарихы" исемле китабында Ислам гарәпләре арасында музыканың һәм музыка сәнгатенең нык та­ралганлыгын, Ислам килгәч тә, аның тыелмаганлыгын әйтә.

Мәдинә РӘХИМКУЛОВА.

Хәбәрләр

«Кесәң калынайган саен күңелең тараймасын»

Гошер бирергә онытмаска иде. Безнең мәхәллә бабаларыбыз гошер бирүнең бик күп саваплы булуына өметләнәләр. Үткән елда уңыш аз булса да, гошерен чыгардылар.

Татар телендә гәжитә - журналларга язылмаган гаилә милләтне улемгә әзерләучеләр

Каберстанга юл тотучылар. Балаларыгыз, оныкларыгыз, туруннарыгыз татарча укымасалар, Cезгә догачылар калмаячак Жирдә!

Рабит Батулла туган телне ана теле дип әйтергә өндәде

«Ана теле дип сөйләшмисез! Ул бит ана теле. Бөтен төрки халыклар „анам теле“ дип сөйләшә», — диде язучы. Язучы Рабит Батулла фикеренчә, туган телне ана теле дип әйтергә кирәк. Бу хакта ул «Әдәби марафон» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында әйтте.

Мөхәммәд пәйгамбәр сакалыннан төшкән чәч бөртеген Казандагы күргәзмәдә карап булачак

21 ноябрьдә Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда «Себер татарлары: реликвияләр һәм коллекцияләр» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәнең төп экспонаты — Мөхәммәд пәйгамбәрнең сакалыннан төшкән чәч бөртеге — Төмән музеенда инде йөз елга якын сакланган мөселман реликвиясе була. Бу турыда «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

6 из 207