This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

Мулла авылы мәсҗиде ачылуга - 25 ел!

Мулла авылының беренче мәсҗиде 1882 елда салынган булган.
Бөек инкыйлабтан соң (революциядән соң) мәктәпкә әверелгән иде.
Без дә шул бинада җиде сыйныф укыдык.
Ул елларда мәктәп мөдире булып Гөзәиф угылы Сахаб Шәрипов эшләде.
Яңа мәктәп бинасы 1962 елда төзелде.
Мәсҗидне сүтеп урынын бабайлар җыелышып тотып алдылар.
Авыл картлары динебез Исламны ташламадылар.
Алар бер төркем булып укып йөрделәр.
Алар кулланылган Коръән китаплары бүгенге көнгә кадәр сакланып калды.
Барысы да яңа мәсҗидтә.
Шамил Хисаметдинов һәм Илйас Фәхретдинов бабалары - Фәлах бабай өендә күп еллар буена җомга һәм тәравих намазлары укыдылар.
Шуннан соң бабайлар авыл халкыннан акча җыеп Имангулов Равилдән (Зөлкарнаев Зябих бабай өен) 2500 сумга сатып алдылар.
Бу вакыйга 1986 елда булды.Бабайлар шул өйне мәсҗид ясап 1993 елга кадәр укыдылар.
Үзебезнең авылда мин, Габдрахман угылы Рафаэл Салюков озак еллар агроном, аннан соң управляющий вазыйфаларын башкардым.
Илебездә зур үзгәрешләр булу сәбәпле, без дә "Восток" колхозыннан аерылып 1988 елда яңа колхоз оештырдык.
Мине колхоз рәисе итеп сайлап куйдылар.
Бабайлар тотып алган мәсҗид урыны яныннан узган саен, мәсҗид салу уе бер дә тынычлык бирмәде.
Советлар чорының дәһричелек(атеизм) чорының йогынтысы зур булуга карамастан,
без әбиләр өйрәткән догаларны онытмадык.
Олыларны, динебез Исламны хөрмәт итеп дини мәҗлесләр оештырып яшәдек.
Үзебезнең күмәк хуҗалыкны аякка бастыру өчен зур тырышлык кирәк булды.
Автовазның бүлекчәсе булган ОПП НТЦ Автоваза исемле оешма белән элемтәгә керә алдык.
Аларның ярдәме белән эшләр алга китте.Колхоз нигезендә подсобное хозяйство оешырып җибәрә алдык.
Бабайлар намаз укый торган йортка манара куюны күтәрделәр.
Ахсянов Ихсан,
Бахитов Шәрифулла,
Хайруллов Габдрәхим,
Туктабаев Каюм һәм башкалар мәсҗидне тарихи урынына куярга көч куйдылар.
Мәсҗид салырга халыктан акча җыю башланды.
Кайбер әби-бабайлар айлык пенсияләрен бирделәр.
Төзелеш буенча җаваплы кеше итеп Рәҗәпов Каюм бабайны куйдык.
Халыкның бердәмлеге белән мәсҗид 1992 елда салынды.
1993 елның февралендә ачылды.
Мәсҗид бинасы төзелде.
Көн тәртибенә мулла мәсьәләсә килеп басты.
Төзелештә үзен яхшы яктан күрсәткән, тәртипле, намазчы Каюм бабайны Вагыйз хәзрәт Яруллинга тәкъдим иттем.Клубта җыелышып Каюм бабайны имам итеп сайлап куйдык.
20 ел үткәч мәсҗидебезгә өстәп хатын-кызлар бүлмәсе һәм тәһарәтханә ясадык.
Төзелеш материалларын Сәлимгәрәй угылы Шамил Хисаметдинов бирде.
Рәхмәт.
Булышучылар күп булды.
Үзенең материаллары белән су кертеп, җылыту системасын, сливны Ринат Салюков ясады.
Матди ярдәмне даими күрсәтеп яшиләр:
Шәрипов Әмир,
Әхмәтов Нәҗиб,
Гатин Марат,
Рәҗәпов Наил,
Абдулманов Тәлгат,
Сабитов Ринат,
Әхмәтов Илйас,
Фәхретдинов Рөстәм,
Салюков Наил,
Салюков Илдус,
Шәрәфетдинов Наил һәм башкалар.

 

Рафаэл Салюков, Мулла авылы.

Хәбәрләр

Самар Җәмигъ мәсҗидендә татар теле буенча диктант яздылар

Октябрьнең 27ндә Ватаныбыз Русиянең бик күп төбәкләрендә һәм чит мәмләкәтләрдә татар теле буенча халкыбыз диктант язды. Бу юлы әдәби текст итеп атаклы шагыйребез, Бөек Ватан сугышы каһарманы, милләтебез горурлыгы, Муса Җәлилнең көрәштәше Абдулла Алишның “Нечкәбил” хикәясе алынган иде. Быел бу чарада беренче мәртәбә Самар Җәмигъ мәсҗиденә йөрүче хатын-кызларыбыз да катнашты. Сүз уңаеннан, шуны да өстәп үтәсе килә - ул көнне Самарның дүрт почмагында диктант яздылар.

«ТНВ–ПЛАНЕТА»га рәхмәтетебез чиксез

Бу каналдагы тапшыруларның барчасы да яхшы. Бүген мин "Ком сәгате" тапшыруына гына тукталасым килә. Галимнәр, атаклы кешеләр, артистлар, дәүләт эшлеклеләре, имамнар, остабикәләрнең чыгышларын диккать белән тыңлыйбыз.

«Туган тел» җәмгыятенең асылбикәсе

«Туган тел» исемле Самар өлкә татар җәмгыятенә 30 ел тула. Шул уңайдан без архивыбызда сакланган кайбер материалларны укучыларыбызның игътибарына тәкъдим итәргә булдык. Бүген без алда басылган мәкаләнең эчтәлеген баетыр йөзеннән Разия ханым Әюпова-Йосыповага кагылган бер фотосурәтне урнаштырабыз. «Туган тел» үз яшәешендә гомеренә Разия ханымга бурычлы булып кала. Чөнки ул җәмгыятьнең беренче көненнән башлап, чирек гасыр буена әйдаманнарының берсе булды.

Кләүле халкы онытмый

Аллаһыга шөкер, арабызда тормыш үрнәкләре күрсәтеп яшәүче остазларыбыз да бар. Шуларның берсе - Кләүле станциясе мәсҗиденең имам-хатыйбы булып эшләгән Инжир хәзрәт Сөләйманов. Кызганыч ки, ул бик иртә бакыйлыкка күчте. Шулай да, үзеннән соң ул гасырлар дәвамында олылап искә алырлык гыйбрәтле эшләр башкарды һәм якты истәлекләр калдырырлык итеп яшәде. Инжир хәзрәт ата-анасы, әби-бабасыннан уңай тәрбия һәм белем алып , тормышта үз юлын таба алган, искиткеч ягымлы һәм кешелекле шәхес иде. Үрнәкле гаилә корып, хатыны Мәдинә белән алар бер улларын, ике кызларын да үзләре үрнәгендә һәм әхлакый, дини тәрбия биреп үстерделәр. Кләүледә төпләнгән халыкның өч кенә процентын тәшкил иткән татарлар арасында яшәсәләр дә, аларның балалары һәм алты оныклары - барысы да саф татарча сөйләшәләр һәм намаз укыйлар.

1 из 145