This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

«Балаларыбыз, оныкларыбыз намазлыкта булып, татарча сөйләшсә, милләтебез үлмәячәк”

 

Дәүләт тарафыннан халыкка тулы иреклек бирелсә дә, әле бүген дә татар динебез Исламча яшәүдән уттан курыккандай курка.  

Әңгәмәбез Алимовка авылы имамы Рәим Исмәгыйлев белән. 

 

Динебез Ислам юлына кайчан кереп киттегез һәм

нинди кыенлыклар белән очраштыгыз?

Чынлап торып, дин юлына пенсиягә чыккач бастым.

Безнең буын советлар чорына туры килде.

Замана кешене бозмый. Кеше замананы боза.

Дәһриләр диктатурасы чорында яшәсә дә,

әниебез дини күзлектән бик укымышлы иде.

Күңел түребезгә динне әнкәй сеңдерде,

Чөнки үзе дә бик дини мохитта тәбияләнеп үскән.

2009 елда җәмагатем белән хаҗга бару бәхетенә ирештем.

Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы белән, авылдашларыбыз, җыелышып

бергә мәсҗид салдык.

 

Намазга кайсыгыз иртәрәк басты. Хатыныгызмы әллә үзегезме?

Әүвәл үзем бастым. Аннары хатыным.

Намазга җәмәгатем белән бергә йөрибез.

 

Авылыгыз зурмы?

Зур түгел. Күбесе картлар.

Яшьләр Самарга һәм Толйаттига юл тота.

Балалар әз.

Картлар әкрен генә мәңгелеккә күчә бара.

 

Туйлар буламы?

Никахтан соң аракылы мәҗлес уздырыламы?

Туйлар була.Никах укыйбыз.

Нәсел-ыруымда туйлар никах белән түгәрәкләнә.

Ике улым, кызым мөстәкыйль тормыш алып баралар.

Инде биш оныгым, дүрт туруным (правнук) бар. Аллаһыга шөкер.

 

Балаларыгыз һәм оныкларыгыз сезне аңлыйлармы?

Аллаһыга шөкер, балаларым да, оныкларым да мине аңлыйлар.

 

Үзегезнең балачак нинди гаиләдә узды?

Ун бала булып яшәдек. Барлык авырлык әнкәй җилкәсенә төште.

Әти иртәрәк китте мәңгелеккә.

 

Көрәктәй кулларыгызга карап, шундый фикер туа. Сез катлаулы тормыш юлын узгансыз.

Минем куллар эштә чыныкты.

Урта белем алгач, егетләр һөнәрен сайлап алдым.

Механизация мәктәбен тәмамладым.

Күмәк хуҗалык кырларында

җир сердем,

иген урдым,

ашлык суктырдым.

Агрономлыкка белем алдым.

Утыз ел колхозда эшләдем.

 

Авылыбыз кечкенә, яшьләр шәһәргә китә, дисез.

Күңелсез түгелме авылда.

Бәйрәмнәрдә авыл тутырып кунак кайта. Мәш киләбез.

Авыл зураеп китә.

Күңел төшәргә вакыт юк. Һәр өйдә "Татарстан Яңа Гасыр" сөйләп тора.

Казаннан вәгазьләр тыңлыйбыз.

 

Дини сабакны "Татарстан - Яңа гасыр" аша гына аласызмы?

Ул бер чыганак. Ләкин дә бердәнбер түгел.

Елына бер мәртәбә Самар Җәмигъ мәсҗиденә килепбелемебезне камилләштереп кайтабыз.

Моның өчен без мөфтиебез Талип хәзрәт Яруллинга олуг рәхмәтләребезне әйтәбез.

"Сәлам" гәҗитәсенә рәхмәтләребез чиксез.

Һәр санын укып барам.

Һәр саны гыйлемлек өсти.

Гәҗитәдә язылганнарны халыкка җиткезәбез.

Хезмәткәрләренә Аллаһы Тәгаләдән саулык һәм зиһен байлыгы сорыйбыз.

 

Татар милләтенең киләчәге бармы?

Татарны Исламнан аерып булмый.

Безне 600 ел изделәр. Ә хәзер дәүләтебез динебез Исламга тулы иреклек бирде.

Бу бит - бәхет! Берсе хак. Динебез Ислам юлыннан барганнар үзләре дә, балалары да,

оныклары да,

туруннары да (правнуки)

татар булып яшәячәкләр, Аллаһы теләсә.

Балаларыбыз, оныкларыбыз, намазлыкта булып, татарча сөйләшсә, милләтебез үлмәячәк.

 

Имам Рәим Исмәгыйлевның серләрен Шамил Баһаутдин чиште.

 

 

Хәбәрләр

Самар мөселманнарының акыллы энциклопедиясе

Бу китапны без күптәннән көткән идек. Самарның китап нәшрияты 200 битле “Самар төбәгенең мәсҗидләре” исемле төсле, ялтыравыклы кәгазьдә басылган бик күркәм җыентык бастырды. Өлкәбезнең төрле шәһәрләрендә һәм авылларында калкып чыккан Аллаһы Тәгаләнең йортлары Иделнең уртасында галәм киңлегенә мөселман нуры сирпеп, азан моңнарын яңгыратып, Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм васыятен үтәп, Раббыбызга тугрылыгын исбатлап, адәм балаларына туры юл күрсәтүдә гаҗәеп олуг хезмәт башкаралар.

“Шушындый директор белән горурланырга була”

Самарның “Яктылык” мәктәбендә Белем көненә багышланган тантана узды. Бу көнне әйтерсең лә кояш та, шатланып, нурларын кызганмыйча сипте. Җылы, аяз иртәдә мәктәп йортына укучылар, укытучылар, ата-аналар җыелды. Менә үсеп җиткән, карашларында бераз җитдилек барлыкка килгән унберенче сыйныф укучылары тезелеп басты. Озын буйлы, төз гәүдәле егетләргә, зифа, нәзакәтле, чибәр кызларга сокланмыйча мөмкин түгел иде.

Динсезлек гомерлек фаҗигага илтә

Кеше итен ашаган бәндәләр кайда яши дисезме, хәзер әйтәм. Берничә тапкыр Казахстан чигендә урнашкан Оренбург өлкәсенең Соль-Илецк шәһәрендәге тозлы күлгә ял итәргә барырга туры килде. Күлдән ерак түгел генә шәһәр урамнарының берсендә кара дельфин рәвешендә бик матур сын куелган. Дәваланырга килүчеләр мәш килеп шуның янына басып фотога төшә. Бу якларда мондый дельфиннар йөзәрлек диңгезләр дә юк бит инде, дим. Баксаң, монда гомерлеккә хөкем ителгәннәр өчен “Черный дельфин” колониясе урнашкан икән. Кара төстәге дельфин сынын да төрмә тоткыннары үз куллары белән ясаган. Тормышлары бал да май кебек булмасын өчен аларны шушы тоз чыгара торган якларда тоталар, күрәсең.

Президент наградил муфтия Самарской области

Указом от 20 июля 2018 года № УП - 515 главы республики Татарстан Рустама Минниханова за большой вклад в сохранение и развитие духовно-нравственных ценностей, укрепления мира и межконфессионального согласия председателю Централизованной религиозной организации «Региональное духовное управление мусульман Самарской области в составе Центрального духовного управления мусульман России», муфтию Талипу хазрату Яруллину была вручена медаль «За доблестный труд».

1 из 142