This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.

"Бердәмлек"

"Туган тел" исемле Самар өлкә татар җәмгыяте үзенең эшчәнлегендә мәктәп һәм гәҗитә ачуны беренче планга куеп яшәде. Җәмгыятьнең җитәкчесе Фатых углы Рәшит Абдуллов бу юнәлештә зур көч куйды.
1989 елны Самар Сабан туенда татар телендә гәҗитә кирәклеге турында мөрәҗәгатьнамә кабул ителде һәм имзалар җыелды.
Һәр эштә җиң сызганып эшләүчеләр була. "Бердәмлек" гәҗитәсен ачуда армый-талмый көчләрен сарыф итүчеләр - Фатых углы Рәшит Абдуллов, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты әгъзасы Хәйрулла углы Равил Яһүдин, Мансур Ямалетдинов. Ул елларда Самар өлкә башкарма комитетын Александр углы Виктор Тархов җитәкләде. Җитәкче буларак, акыллы шәхес буларак Виктор Александрович татарларга карата гаҗәеп яхшы мөнәсәбәт күрсәтте. 

Рәфкат Әһлиуллин

Мин беркайчан онытмыйм ничек ул Рәшит Абдулловны һәм мине кабул иткәнен. Сүз, әлбәттә, татар гәҗитәсен ачу турында барды. Җәйге эссе көн иде. Рәшит тә, мин дә кыска җиңле күлмәкләрдән, түбәтәйләрдән. Ул вакытта Ак Йортта түбәтәйдән йөрүчеләр юк иде. Хәзер дә юк. Шунда Тархов сорау бирде: "Ни өчен чуашка да, мукшыга да, башкортка да гәҗитә кирәкми, ә татарларга гәҗитә, радио, телевидение кирәк", ди. Шунда мин болай дип җавап тоткан идем: "Татарлар гомер-гомергә  дәүләт тоткан милләт. Алтын Урда, Болгар дәүләте, Казан ханлыгы. Чуаш, мукшы,башкорт гомердә дә дәүләтле булмаганнар. Безнең канда дәүләтчелек тойгысы ага.Кечкенә генә булса да дәүләт белән җитәклисе килә", дидем. Виктор Александрович шуннан соң: "Егетләр, мин сезне аңладым. Самарда татар гәҗитәсе булачак", диде. Һәм ул сүзендә торды да.

  1990 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр "Бердәмлек" гәҗитәсенең мөхәррире булып Нәбиулла углы Рәфкат Әһлиуллин хезмәт итә. Казан университетын тәмамлаган тәҗрибәле журналист  чирек гасыр буена армый-талмый телебезне саклауда көч куя. 

2015 елның апрелендә "Бердәмлек"кә 25 яшь тулды. Гәҗитәдә эшләп киткән һәм бүген эшләүчеләрне котлыйбыз!

Хәбәрләр

В Израиле отправился в Мир Иной бывший редактор еврейских передач "Радио-7 из Самары" Зиси Вейцман

Умный был мой друг. Интеллигент. Писатель. Поэт. Хороший семьянин. Отменный воспитатель. Мы с ним были всегда открыты. Я его уважал, как талантливого человека. Даже в годах у него сохранились детские черты.

Иман сүзен оныттырма

Илаһым, сорыйм синнән Җиңел кылгыл хисабымны Кыямәт көне булганда Кулыма бир Китабымны.

Татарча сөйләшә торган курчакларның беренче үрнәкләре чыккан «Гомәр» белән «Гөлбикә» балалар бакчаларына да кайтарылачак.

Татарча сөйләшә торган курчакларның беренче үрнәкләре чыккан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә проект авторы Эльза Хөснетдинова сөйләде. Милли киемнәрдәге Гомәр һәм Гөлбикә исемле курчаклар 12-13 җөмлә әйтә. Малайны — малай, кыз курчакның сөйләмен кыз яңгырата. «Проектның мәгънәсе шул: кечкенәдән баланы милли мохиткә җәлеп итү, баланың татар телен өйрәнүгә кызыксынуын уяту өчен», — диде Эльза Хөснетдинова.

“Һәр бала өчен ишекләребез ачык”

Телләр өйрәнергә бервакытта да соң түгел. Мин – 80нче елларда Казан мәктәбендә белем алган татар кешесе. Ул елларда ана теле җиденче дәрес булып кына керә иде. Билгеле, нигездә, урысча аралашабыз. Укытучыларыбыз Наҗия Сәлаховна, Туйгөл Зиннәтовна йогынтысы зур булды безгә

1 из 201