This is an example of a HTML caption with link themeforest.net.
 

Яңалыклар


Хәбәрләр

Үзәк Диния Нәзарәтенең баш казые Вәгыйзь хәзрәт Яруллин вафат

Вәгыйзь хәзрәт Яруллин күп еллар Самара мөселманнарының имамы, мөфти, региональ Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкара. Самара өлкәсенең элекке мөфтие, Үзәк Диния Нәзарәтенең баш казые Вәгыйзь хәзрәт Яруллин вафат. Камил хәзрәт Сәмигуллин аның якыннарының кайгысын уртаклашты. "Россия мөселманнары олы югалту кичерә - бүген иртә белән Самара өлкәсенең элекке мөфтие, Үзәк Диния Нәзарәтенең баш казые Вәгыйзь хәзрәт Яруллин безнең арадан китеп барган. Озак еллар дәвамында шушы җаваплы вазифаларны намус белән башкарып, ул шушы төбәктә ислам үсешенә саллы өлеш кертә, хезмәтен динебез өчен җан атып башкара.

Кайгынамә

Октябрьнең 11-ндә иртәнге сәгать алтыда Лотфулла угылы Вәгыйзь хәзрәт Яруллин мәңгелеккә күчте. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун.

Минәхмәт Хәлиуллов: “Иң ышанычлы таянычым – ул минем гаиләм»

Тормышта мәрхәмәтле, юмарт, милли җанлы кешеләр булмаса, бик авырга туры килер иде. Алар татар чараларын да үткәреп киләләр, мохтаҗлык кичергән аерым кешеләргә дә, оешмаларга да, гыйбадәтханәләргә да ярдәм кулын сузалар. Шундый игелекле милләттәшләребезнең берсе – эшкуар, Самар өлкәсе татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисенең урынбасары, региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыятенең вице-президенты Мидхәт угылы Минәхмәт Хәлиуллов. Ул озак еллар дәвамында хәйриячелек белән шөгыльләнә. Аллаһы Тәгалә аның күңеленә мәрхәмәтлелек салган. Савапларын да үзенә күпләп кайтарсын, исәнлек, көч-куәт, эшләрендә зур уңышлар бирсен иде. Минәхмәт Хәлиуллов белән очрашып, аңа сорауларыбызны бирдек.

Дога кабул булсын өчен нишләргә?

«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин бер әңгәмәбез барышында, сүз уңаеннан, дога кабул булуның бер сере бар дигән иде, әмма аның турында башка вакытта сөйләргә вәгъдә итте. Бу юлы сәхифәбезне без дога кылу фазыйләтенә багышладык.

3 из 201